Буа муниципаль районының башкарма комитетының утырышлар залында 2014 елда «Буа РҮХ» ДАССО эшчәнләгенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» йомгаклау медицина советы булды. Советта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Ф. Яркаева, Буа муниципаль районының башлыгы Айзетуллов А.К., «Буа РҮХ» ДАССОның баш табибы Самерханов Р.А., «Буа медицина училищесы» УҺББ ДАББОның директоры Гимадеев Р.Ф.,
«ТР ММИФ» ДОның филиалы директоры Гарипов И.Х., «Ак Барс – Мед» СК ҖЧҖнең филиалы директоры Әхмәтҗанова Е.А. катнаштылар. Шулай ук баш табиб урынбасарлары, бүлекләр һәм ФАПлар мөдирләре, хастаханәнең табиблары һәм өлкән шәфкать туташлары катнаштылар.
2014 елның йомгаклары турында төп доклад белән баш табиб Самерханов Р.А чыгыш ясады. Ул хастаханәнең стационары буенча 2014 елның планы үтәлүе, амбулатор-поликлиник барулар саны турында сөйләде.
Диспансерлаштыруны уздыру буенча һәм аның йомгаклары турында доклад белән сырхауханә буенча баш табиб урынбасары Гимадеева Н.А. чыгыш ясады. Диспансерлаштыру барышында бөтен тикшерелгәннәр арасында авырулар очракларының 35 % ачыкланды. Иртә стадияләрдә онкология авыруларын ачыклауга аерым игътибар бирелә.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева район хастаханәсенең коллективына яхшы эш өчен рәхмәтләр белдерде, Буа РҮХнең яхшы күрсәткечләрен билгеләде. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм алар белән көрәшү буенча бурычларны билгеләде, Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләүнең мөһимлегенә басым ясады һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Буа муниципаль районының башлыгы Айзетуллов А.К. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның һәм аның урынбасары Фаридә Яркаеваның адресына күрсәтелгән финанс ярдәм һәм сырхауханәнең яңа бинасын ремонтлауда булышлык өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
Медицина советының ахыргы өлешендә «Буа РҮХ» ДАССОның дүрт табибы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән тантаналы бүләкләнделәр: табиб-колопроктолог Җәләлов Р.К., табиб-стоматолог-терапевт Рамеев Д.З., гомуми практика табибы Хәбибуллина Г.И., табиб-офтальмолог Никитина Н.В.