Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елның чикләрендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин башлыгында Министрлык Аппараты кышны чаңгыда озатты. Сәламәт акциядә сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре генә түгел, аларның гаиләләре дә катнаштылар. Чара Яшел Үзән районының «Маяк» спорт комплексы җирлегендә узды.
Спорт акциясенең катнашучылары чаңгыда 5-километрлы аралыкны үттеләр. Финишта барысын да кайнар пылау һәм хуш исле чәй көтте.
Исегезгә төшерәбез, йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгуы риск факторларының берсе – ул түбән физик активлык.
Министрлык хезмәткәрләре чираттагы тапкыр, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, авырулар белән көрәшергә була дип үз үрнәкләрендә күрсәттеләр.
Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык кешеләрне актив яшәү рәвешенә чакыра!