Татарстан фармбазары 2014 елда 10 процентка артыграк үсте

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

DSM Group аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанның фармацевтик базарының күләме 2014 елда 10,7 процентка үсте һәм 24,02 млрд. сум тәшкил итте. 2013 елда охшаш күрсәткеч 21,7 млрд.сум тәшкил итте, 2012 елда – 18,38 млрд.сум. Моның турында бүген «2014 елда ТР фармацевтик хезмәт эшчәнлегенең  йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында»  республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева белдерде.

Фәридә Яркаева сүзләре буенча, узган елда республика фармбазары россияфармбазарына караганда ныграк үсте. Россия фармбазары  9,3 процентка артты һәм 1142,7 млрд.сум тәшкил итте. 2013 елда ул 1045,7 млрд.сум тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International