2014 елның йомгакларын Менделеевск РҮХдә ясадылар

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск шәһ. 2014 елда «Менделеевск РҮХ» ДАССОның эшчәнлегенең йомгакларына багышланган медицина советы булды. Чараның хөрмәтле кунаклары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге башлыгы Ю.В. Аржанов, Менделеевск районының Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары К.Г. Макаров, АК БАРС МЕД филиалының директоры Б.А. Ризатдинова, ММИФ филиалының директор урынбасары Л.Л. Зидиханова. Төп докладны оешманың баш табибы О.В. Сабаев ясады. Ул оешманың төп уңышлары, хәзерге мәсьәләләр һәм 2015 елга бурычлар турында сөйләде.

Киңәшмәнең нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге башлыгы Ю.В. Аржанов һәм Менделеевск районының Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары К.Г. Макаров оешма коллективына эшләре өчен рәхмәтләр белдерделәр. Медицина советы гадәттәгечә уңышлар күрсәткән хезмәткәрләрне Башкарма комитеты җитәкчесенең һәм оешма баш табибының грамоталары белән бүләкләү белән тәмамланды.

Шулай ук визит чикләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге башлыгы Ю.В. Аржанов БВС ветераннары өчен ремонтланган палаталарга, сырхауханәгә, хирургия бүлегенә килеп китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International