Иртәгә, 6 мартта 13.00 сәг. «Татар-информ» ИАда М.И.Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча исәп буенча дүртенче булган Россия-Европа белем бирү симпозиумына багышланган пресс-конференция булачак. Казанда симпозиум Татарстан Республикасы Президентының булышлыгында уздырыла. Бу елда форум оештыручылары «Торакаль хирургиядә хаталар, куркынычлыклар, өзлегүләр» темасына аерым игътибар бирергә карар чыгардылар. Журналистларның сорауларына ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, профессор, ДСБРМАнең торакаль хирургия кафедрасы мөдире, А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Кирилл Жестков, РМФАнең член-корреспонденты Владимир Порханов, Европа торакаль хирургия җәмәгатьчелегенең сайланган президенты Гонзало Варелла (Испания), «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПның директоры Леонид Галинский җавап бирәчәкләр.