2нче РКХдә бактериаль вагиноз, аны диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсендә Түгәрәк өстәл узды. Анда 2нче РКХнең лаборатор хезмәте табиблары, гинекология һәм акушер бүлекләренең табиблары, табиб-урологлары, Казан (Идел Буе) Федераль университетының микробиология кафедрасы мөдире, профессор О.Н. Ильинская һәм кафедра доценты М.И. Җиһаншин катнаштылар. Чара бактериаль вагиноз, аны диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләренә багышланды.

Катнашучылар алдында клиник лаборатор диагностика табибы Макарова И.М., «2нче РКХ» ДАССОның бактериологик лаборатория мөдиренең в.б., табиб-бактериолог Абасева И.С., иммунологик лаборатория мөдире, м.ф.д., профессор Черепнев Г.В., Казан (Идел Буе) Федераль университетының микробиология кафедрасы мөдире, профессор Ильинская О.Н. чыгышлар ясадылар.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча микроорганизмнарның авыр үрчетелә торган штаммнарын тикшерүдә «2нче РКХ» ДАССОның һәм К(ИБ)ФУның микробиология кафедрасының бердәм юнәлешләрен оештыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International