Кайбыч районында 2014 елның эш йомгаклары буенча медицина советы булды

2015 елның 1 марты, якшәмбе

Утырыш эшендә район башлыгыАльберт Рәхмәтуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, Кайбыч районы башлыгының коррупциягә каршы хәрәкәт буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Кайбыч РҮХ баш табибы Газыймөхәммәт Мөхәммәтов катнаштылар. Утырышта «Кайбыч РҮХ» ДАССОның баш табибы Г.М. Мөхәммәтовның «2014 елда Кайбыч районының дәвалау-профилактика оешмаларының эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында» доклады тыңланды.

Министр урынбасары Елена Шишмарева узган елның уңышлары, мәсьәләләре һәм әһәмиятле вакыйгалары турында сөйләде. Утырышның йомгакларын ясап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин медицина хезмәткәрләренең эшләре өчен рәхмәтләр белдерде һәм 2015 елда уңышлы эшләр теләде.

Утырышның ахырында елның нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International