Рөстәм Миңнеханов: гади булмаган икътисадый шартларга карамастан социаль программаларны гамәлгә ашыруны без дәвам итәчәкбез

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстанда территорияләрне үстерү һәм Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү буенча республиканың 30 социаль программасын финанслау саклана. Моның турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре барышында белдерде. Анда ул төзелешнең һәм районның берничә социаль объектларын ремонтлау барышын тикшерде. Татарстан Президенты барган объектларның берсе «Лениногорск районы үзәк хастаханәсе» ДАССОның балалар үзәк хастаханәсе булды. Татарстан бюджетыннан балалар хастаханәсе бинасының капиталь ремонтына 104 млн. сум бүлеп бирелде инде. Рөстәм Миңнеханов хастаханәнең баш табибын киләчәктә бинаның булган хәленә аерым игътибар бирергә чакырды.

ТР Президентының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International