Эш визиты чикләрендә кунаклар Республика клиник хастаханәсенә, Республика клиник онкология диспансерына, Регионара клиник-диагностик үзәгенә килеп киттеләр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Лариса Кокорина җитәкчелегендә делегация белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин очрашты. Сәламәтлек саклау департаментының делегациясе Казанга өч көнлек визит белән Курган өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният хезмәттәшлек турында Курган өлкәсенең губернаторы Алексей Кокорин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән 26 февральдә кул куелган Килешү чикләрендә килде. Делегация составында: ведомство җитәкчесе Лариса Кокорина башлыгында Сәламәтлек саклау департаментының вәкилләре, Курган өлкәсе кардиология диспансерының, 5нче Курган хастаханәсенең, Медицина информацион-аналитик үзәгенең, Курган өлкәсе онкология диспансерының табиблары, Россия ССМның Г.А. Илизаров исемендәге «ТТО» РФҮнең һәм «Курганфармация» ААҖ вәкилләре.
Соңрак департамент вәкилләре белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин очрашты. Очрашу барышында министр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы турында презентация тәкъдим итте. Яклар үзара хезмәттәшлек һәм үсеш мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Визитның азагында кунаклар җылы кабул итү өчен, киң һәм кызыклы хәзерләнгән программа өчен бик зур рәхмәт белдерделәр.