Казанның 2014 елда сәламәтлек саклау эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2015 елга бурычлар турында бүген Республика сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы барышында сөйләделәр.
Эшчәнлек турында төп доклад белән Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рәмил Әхмәтов чыгыш ясады.
Рәмил Әхмәтов Казанда Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклавын һәм беренчел медик-санитар ярдәмне модернизацияләү программасы, «Сәламәтлек» Милли проекты, «Доступная среда» озакка сузылган максатлы программасы, халыкны гомуми диспансерлаштыру кебек сәламәтлек саклавында социаль-юнәлдерелгән проектларны берничә соңгы еллар эчендә гамәлгә ашыру бара.
«Бүген Казанда югары технологик медицина ярдәмен безнең әйдәүче республика клиникаларында (РКХ, 2нче РКХ, БРКХ, ХКДҮ, Республика офтальмологиясе, Онкология үзәге) алып була», – дип Рәмил Әхмәтов билгели.
Өченче ел инде Казанда эзлекле итеп кичектергесез һәм ашыгыч ярдәмне оештыру концепциясе гамәлгә ашырыла.
Казанның сәламәтлек саклау белгечләренең эшенә сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бәя бирде. Үз чыгышында министр Татарстан каласында сәламәтлек саклавында шактый эре ресурслар тупланган, шуңа күрә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчелеге һәм Татарстан Хөкүмәте югары нәтиҗәләрне көтәргә хокуклы дип билгеләде. Ул җентекле итеп булган мәсьәләрдә туктады, һәм шушы 2015 елга приоритетларны куйды. Адел Вафин Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең һәм белгечләренең эшләренә уңай бәя бирде, шулай ук кадрлар дефициты авыр шартларында каланың сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең эшләре өчен рәхмәтләр белдерде.