21-22 мартта «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның рентгенохирургия бүлегенең җирлегендә Братислава балалар кардиология үзәгенең профессоры, балалар яшенең эдоваскуляр хирургия өлкәсендә әйдәүче Европа белгечләренең берсе Павел Гавора хастаханәнең табиблары һәм КДМА рентгенохирургия кафедрасы ординаторлары өчен мастер-класс уздырды.
Ике көн эчендә профессор Павел Гавора кураторлыгы астында БРКХнең хирурглар бригадасы тумыштан килгән йөрәк кимчелеге булган 11 балага операцияләр ясады. 3тән башлап 16 яшькә кадәр яшь пациентлар Татарстан Республикасыннан гына түгел, хәтта Россиянең башка регионнарыннан: Мурманск, Киров, Белгород, Йошкар-Ола һәм Чабаксар шәһәрләреннән операциягә килделәр.
Бу балаларга аз инвазив оператив дәвалауны уздыру «Линия жизни» Россия хәйрия фондының эшчәнлеге аркасында мөмкин булды.