23 мартта «Татар-информ» МАда һәр җирдә 24 мартта билгеләнгән Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә багышланган пресс-конференция булды.
Үзенең чыгышында «РТККД» ДАССОның баш табибы А.П. Алексеев балалар һәм өлкән халык арасында соңгы еллар эчендә авыручылар санының чагыштырма статистик мәгълүматларны китерде. Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә туберкулез буенча эпидемиологик хәлне яхшыртуга юнәлеш күзәтелә дип билгеләде ул.