Россиянең һәм Германиянең ике балалар региональ клиникасының озак сроклы хезмәттәшлеккә беренче адым

2015 елның 24 марты, сишәмбе

2015 елның 23 мартында «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда Дармштадт шәһ. «Принцесса Маргарет» исемендәге Балалар хастаханәсе белән озак сроклы хезмәттәшлек чикләрендә  медицина докторы, Майндагы Франкфуртта Й. В. фон Гете исемендәге Университет доценты, Көньяк-Гессен Перинаталь үзәгенең Дармштадт шәһ. (Германия) «Принцесса Маргарет» исемендәге хастаханәсенең баш табибы  Георг Фрей визиты булды. Георг Фрей – неонатология һәм педиатрия реанимациясе өлкәсендә әйдәүче белгеч-эксперт, «Җитлекми туган бала» немец берләшмәсе идарәсенең әгъзасы, Гессен җиренең неонатологларының һөнәри комитетының әгъзасы, («Фокус» журналы версиясе буенча) «Германиянең иң яхшы табиблары» исемлегенә кертелгән, күп санлы басылып чыккан әсәрләрнең һәм монографияләрнең авторы.

Визит барышында җитлекми туган һәм яңа туган балаларга медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтенә аудит уздырылды. Клиниканың аудиты беткәч доктор Г. Фрей Татарстан Республикасы белгечләре неонатологлары өчен оештырылган «Яңа туган балаларны нәтиҗәле һәм куркынычсыз яхшы тәрбия белән сәламәтләндерү: инновацион технологияләрнең роле» дигән түгәрәк өстәлнең утырышында доклад белән чыгыш ясады. Чарада Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренең белгечләре – неонатологлары һәм балалар реаниматологлары булды. Германиядән әйдәүче эксперт яңа туган балаларны яхшы тәрбия белән сәламәтләндерү, дәвалау һәм реабилитацияләү буенча БРКХнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аның визиты Россиянең һәм Германиянең ике балалар региональ клиникасының озак сроклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә беренче адым булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International