«2нче Республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 2014 елда эшчәнлекнең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар буенча медицина советының утырышы булды.
Доклад белән «2нче РКХ» ДАССОның баш табибы Альмир Абашев чыгыш ясады. Ул 2014 елның сәламәтлек саклау тармагының йомгакларын тавышландырды һәм бу күрсәткечләрне яхшыртуда «2нче РКХ» ДАССОның кертелгән өлешен билгеләде. Баш табиб оешманың структур бүлекчәләренең эшлен анализлады һәм 2015 елга бурычларны билгеләде.
Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин үз чыгышында медицинаның мөһим мәсьәләләрен чишәргә мөмкин булган оешманың тикшеренү җирлегенең уникальлеген аерып күрсәтте. Үлем санын киметү турында бурычны куеп, беренчел звено эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтергә кирәк дип билгеләде.
Үз чыгышының ахырында Адел Юнус улы 2нче РКХнең коллективына хезмәте һәм камилләштерүгә омтылышы өчен рәхмәтләр белдерде.
Министрдан соң Казан (Идел буе) Федераль университетының ректоры Гафуров Илшат Рәфкәт улы сүз алды. Ул, «2нче РКХ» ДАССОсы институт өчен җирлек булган, Фундаменталь медицина институтының нәтиҗәле эше турында сөйләде. Фәнни потенциалның үсеше һәм үзара мөнәсәбәтләрнең перспективаларын тавышландырды.
Бу елда дәвалау диагностикасы буенча баш табиб урынбасары И.В.Сидоровага, план-икътисадый бүлегенең башлыгы Н.В. Сафроновага һәм 1нче неврология бүлегенең мөдире Н.В.Токаревага бүләкләр бирелде.