Чистай шәһәрендә «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция булды

2015 елның 27 марты, җомга

2015 елның 26 мартында Чистай шәһ. РҮХдә «Казанның терапевтлар мәктәбе» чикләрендә «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узды.

 Үт куыгының һәм билиар системасының авыруларының этиология, клиника, диагностика һәм дәвалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Үт куагында ташлар булган авыручыларны алып баруның стандартлары тикшерелде. Күп игътибар Одди сфинктерының дисфункциясенә бирелде. Клиник очракларның тикшерүләре булды.

Конференциядә якын тирәдәге Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Норлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнарыннан 76 табиб катнашты.

Кызганычка каршы, безнең республиканың үзәгеннән районнарның территориаль ераклыгына сәбәпле, күп табибларның Казандагы чараларга барырга мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә районара конференцияләрне уздыру табибларның өзлексез укуларында аерым рольне уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International