Яр Чаллыда Туберкулез белән көрәшү көне булды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллының туберкулезга каршы диспансерының хезмәткәрләре ТР ССМның Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе булышлыгында Туберкулез белән көрәшү көненә багышланган шәһәр акциясен уздырдылар.

Медицина хезмәткәрләре флюорографияне түләүсез узарга чакырдылар. Чаллыда торучылар уңайлыгына шәһәр үзәгендә күчмә флюоромобиль эшләде.

Акцияне уздыруның 3 сәгате эчендә флюорографияне 300дән артык кеше узды. Нәтиҗәләрне  тикшерүдән соң ук бирделәр. Кирәк булганда шәһәрдә торучыларга табиб-фтизиатр консультацияләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International