Казанда «Аугментацион маммопластикага керү юллары» дигән III интенсив курс булачак

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

2015 елның 3 һәм 4 апрелендә ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә ТР ССМ РКОДның баш табибы, профессор Р.Ш.Хасанов җитәкчелегендә «Аугментацион маммопластикага керү юллары» дигән III интенсив курс булачак.

Курста яман шешләрне һәм зарарсыз шешләрне хирургик дәвалауның актуаль һәм перспективалы юнәлешләре, сөт бизләренең беренчел һәм кичектерелгән реконструкциясе һәм пластик хирургиясе каралачаклар.

Бу циклда Мәскәү, Санкт-Петербург, Вологда, Самара, Ханты-Мансийск, Алма-Аты шәһәрләреннән 11 кеше катнашачак. Бөтен курсантлар операцияләрдә, обходларда, табиб конференцияләрендә катнашырга мөмкин булачаклар.

Курсны оештыручылар:

IAPSO Пластик хирургларның халыкара ассоциациясе,

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры,

Идел буе федераль округының Онкологик оешмалар ассоциациясе,

Татарстан Республикасының яман шешкә каршы Иҗтимагый фонды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International