Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кушуына ярашлы РММАҮ җирлегендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең химаясендә булган «Авырулар һәм үлемнәр санын кодка салу вакытында АХК-10 (МКБ-10) белән куллану» программасы буенча тематик камилләштерү циклы 30 мартта башланды.
Укуны уздыралар: РФ ССМ «Үзәк фәнни-тикшеренү институты» ФДБОның әйдәүче фәнни хезмәткәре, РФнең авыруларны классификацияләү буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (БССО) Хезмәттәшлек итү үзәгенең баш эксперты, м.ф.к. Вайсман Д.А, « Н.А.Семашко исемендәге иҗтимагый сәламәтлекнең Милли фәнни-тикшеренү институты» ФДБФОның баш фәнни хезмәткәре, Россиядә БССОның Хезмәттәшлек итү үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д. Черкасов С.Н.
Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Укытуны районнарда киләсе укуны оештыру өчен медицина оешмаларында үлем сәбәпләрен кодка салу өчен җаваплылар (тьюторлар) уза.
Лекцияләрнең on-line трансляциясе оештырылган.