Казанда ТР медицина оешмаларында янгын хәвефсезлеге турында киңәшмә булды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 1 апрелендә «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПда «2014 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасының медицина оешмаларында хезмәтне саклау һәм янгын хәвефсезлегенең халәте» темасы буенча видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе булды.

 2        мәсьәлә карап тикшерелде:
 
1.  2014 елдагы эш йомгаклары буенча медицина оешмаларында янгын хәвефсезлегенең халәте һәм сәламәтлек саклау объектларының янгыннан сакланганлыкларын арттыру буенча мәсьәләләр.
 2.  2014 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау оешмаларында хезмәтне саклау халәте.
 

Киңәшмәнең нәтиҗәсендә түбәндәге бурычлар куелды: оешмаларның янгыннан сакланганлыкларын тайпылусыз тәэмин итү, 2015 елның 1 маена кадәр оештыру эшен уздырырга һәм норматив документларны эшкәртүгә игътибар юнәлдереп бөтен тәртип буенча бозуларны бетерергә кирәклек, янгын-техник минимумы программасы буенча җаваплыларны һәм җитәкчеләрне өйрәтү, бөтен эвакуацияләү планнарын ярашлыкка китерергә, күрсәткечләрне урнаштырырга, янгынга каршы эчке суүткәргеч системаларын тикшерүне уздырырга һәм актларны рәсмиләштерергә, янгын сакчылары бүлекчәләренең пультларына автомат янгын сигнализациясенең эшләүе турында сигналлар тапшыруны тәэмин итү өчен «Янгын хәвефсезлегенең таләпләре турында техник регламент» дигән 22.07.2012 елдан 123-ФЗ номерлы Федераль законының 83 статьясына туры китереп тәүлек буена булган кешеләр белән бөтен объекларны «Стрелец-мониторинг» программа-аппарат комплексына тоташтырырга.

 Хезмәтне саклау өлкәсендә түбәндәге бурычлар куелды: хезмәт шартларын Махсуслаштырылган бәяләүне уздыру буенча эшләрне оештыру, хезмәтне саклау буенча җитәкчеләргә һәм белгечләргә беренчел һәм кабат өйрәтүне уздыруны тәэмин итү, страховкалау түләүләре исәбеннән хезмәтне саклауны финанслау буенча Социаль страховкалау фондына документларны тәкъдим итү буенча шулай ук страховка тарифларына ташламаларны һәм өстәүләрне җайга салу буенча эшне активлаштыру, җиһазларны эксплуатацияләү вакытында техник документация таләпләрен бозуларны бетерү буенча чараларны эшләп чыгару һәм киләчәктә бозуларга юл куймау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International