Казанда ТР хирургы көне булды

2015 елның 4 апреле, шимбә

2015 елның 3 апрелендә, Сәламәтлек саклау министрлыгының 19.03.2015 ел. 460 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Йомгаклау медицина активы (ТР хирургы көне) булды.

 Татарстан Республикасында хирургия ярдәмен күрсәтүне һәм хирургик профильле авыручыларның үлем санын анализлауга багышланган «2014 елда Татарстан Республикасы  хирургия хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» төп доклад белән ТР ССМ штаттан тыш баш белгече-хирургы, м.ф.д., профессор А.Ю. Анисимов чыгыш ясады.
 

Татарстан Республикасының хирургия хезмәте үсешенең максаты булып хирургик профильле сәламәтлек саклау оешмаларында хирургия ярдәменең сыйфатын, ала алырлыгын һәм хирургик эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү иң якын перспективасында булган иде һәм кала.

Бүген хирургия эше бәясенең төп билгесе – республикада яшәүчеләргә хирургия ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты. Аерым әһәмиятлелекне ул совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан Президентын һәм урын үзидарәнең вәкилләр органнарының депутатларын сайлауларга, республиканың иң яңа тарихына 25 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле итеп казана.

 Татарстан Республикасының балаларына хирургия ярдәме үсешенең хәзерге заман халәте һәм перспективалары турында ТР ССМ штаттан тыш баш белгече – балалар хирургы, КДМУның Балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, м.ф.д., профессор Л.М. Миролюбов  сөйләде.
 2014 елда Татарстан Республикасының ДПОда хирургия ярдәмен күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат белән  «ТР ССМ РКХ» ДАССОның клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары, м.ф.к., доцент Хөсәенова Д.К. чыгыш ясады.

ТР ССМ суд-медицина экспертизасы буенча баш штаттан тыш белгеч, «Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның эксперт эше буенча бюро башлыгының урынбасары, КДМУ суд медицинасы кафедрасының мөдире, м.ф.д., профессор В.А. Спиридонов хирургия эшчәнлегенең медик-хокукый аспектлары турында сөйләде.

Тәмамлау сүзендә ТР ССМ дәвалау бүлегенең башлыгы Ю.В. Аржанов хирургия ярдәмен күрсәтү сыйфаты артыннын һәм Татарстан Республикасында хирургия ярдәмен күрсәтүгә регламентлаштырылган төп юридик документларның таләпләрен үтәүне тәэмин итү артыннан тикшерүне көчәйтергә дип таләп итте.

Ахырда 2014 елның эш йомгаклары буенча хирургик профильле бүлекләрнең җитәкчеләрен һәм хирургия хезмәтенең ветераннарын бүләкләү булды. Хирургларның Россия җәмгыятенең Татарстан региональ бүлеге рәисе, профессор Д.М. Красильников Татарстан Республикасының берничә ДПОның хирургия бүлекләре мөдирләренә Россия җәмгыятенең хакыйкый әгъзалары дипломнарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International