«Синең сәламәтлегең, Түбән Кама!»

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Түбән Камада «Синең сәламәтлегең, Түбән Кама!» программасы башланды.

Ул шәһәрнең һәм районның бөтен яшәүчеләренең сәламәтлеген саклауга юнәлгән. Бүген муниципалитетта пректның презентациясе узды.

Шәһәрнең идарәчелегендә атна саен була торган киңәшмә алдыннан бөтен теләүчеләргә Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре кан басымын (АКБ) һәм тән массасының күрсәткечен (ТМК) үлчәделәр. Күтәренке АКБ гипертоник авыруның төп билгесе бит, ул үз чиратында инфарктларга һәм инсультларга китерә. Гомумән АКБын 123 кешедә үлчәделәр, алар арасында 26 кешедә күтәренке АКБ билгеләнде.

ТМКен 70 җитәкчегә санап булды. 55 кешедә (78,5%)  ТМКләре күтәренке булды. Нормага 23 кеше керде.

Холлда сәламәт яшәү рәвешенең кагыйдәләре турында сөйләделәр. Алар янында килгән кешеләрне яңа ясаган сок һәм үлән чәе белән сыйладылар.

7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә «Синең сәламәтлегең, Түбән Кама!» программасын халыкка тәкъдим итәләр. Бу көндә махсус чаралар бөтен дәвалау оешмаларында узачак.

Шул ук көндә «НТР» иң популяр шәһәр телеканалында сәламәтлек турында шундый исемле программа һәм, киләчәктә ай саен басылачак, «Мы Нижнекамцы» газетына махсус кушымта чыгачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International