7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Хәзерге заман хәлен исәпләп, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин  2015 елны Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан итте. Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н.Миңнехановның тиешле әмере чыгарылды.

 Мәсьәләнең социаль әһәмиятлелеген хуплап, 2015 елның 7 апреле – Бөтендөнья сәламәтлек көне, Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясенең бөтен субъектларында «Сәламәт булырга вакыт!» лозунгы астында «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш көне» профилактика акциясен уздырырга киңәш бирде.
 
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы  акция чикләрендә тиешле масштаблы чаралар уздыруны планлаштырды.

Бу максатларда 2015 елның 7 апрелендә Казанда «Кольцо» (Петербургская ур., 1) һәм «МЕГА» (Җиңү проспекты, 141)сәүдә үзәкләрендә 15.00 башлап 19.00 кадәр килүчеләргә скрининг тикшеренү оештырылачак. Сәламәтлек үзәкләренең белгечләре 15 минут эчендә, теләүчеләргә түләүсез тикшерү уздырачаклар, артериаль кан басымын үлчәячәкләр, канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен билгеләячәкләр, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирәчәкләр.

 Шул ук көнне 12.00 башлап 12.15 кадәр «Трудовые резервы» (Николай Ершов ур., 7) стадионында студентлар һәм мәктәпчеләр катнашуларында масса-күләм күнегү һәм яшьләр флеш-мобы уздырылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International