«Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» Федераль законында үзгәрешләр

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

«Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 04.05.2011ел. 99-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә бәйле 99-ФЗ номерлы Федераль законының көчкә керү көненә кадәр тәкъдим ителгән, үтәлә торган эшләр, хезмәтләр исемлекләре булган лицензияләр эшчәнлекнең билгеле төрләре составында булып чыгалар, лицензия таләпләрен саклау шартларында, әгәр Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары белән күрсәтелгән исемлекләргә үзгәрешләр кертелгән булса, «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында» 04.05.2011 ел. 99-ФЗ номерлы Федераль законның 18нче статьясы белән билгеләнгән тәртиптә аларның эш срогы үтү буенча яңадан рәсмиләштерергә тиеш була дип Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензиатларга хәбәр итә.

Лицензияне яңадан рәсмиләштерү өчен нигез: «үтәлгән эшләрнең (күрсәтелгән хезмәтләр) исемлегенә үзгәрешләрне кертү – яңа эшләрне үтәү, яңа хезмәтләр күрсәтү».

 

Лицензиядә күрсәтелгән үтәлгән эшләр, күрсәтелгән хезмәтләр исемлегенә үзгәрешләр кертүгә бәйле лицензияне яңадан рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасы – 3500 сум.

 

Лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында гаризаны карау һәм караны кабул итү срогы – 30 эш көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International