Сәламәтлек көне

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Кама Тамагы РҮХ» ДАССОда «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшнең милли елы» чикләрендә артериаль гипертонияне профилактикалауга юнәлгән «Сәламәтлек көне» дигән акция уздырылды.

Акция чикләрендә 100дән артык районда торучылар, ә кайберләре беренче тапкыр, үзләренең артериаль кан басымының параметрларын, тән массасы күрсәткечен, канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен, буйларын һәм үлчәүләрен белделәр. Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә һәр кеше артериаль гипертензияне профилактикалау буенча киңәшләр белән терапевтның шәхси йомгагын алды, патология ачыклаган вакытта тирәнрәк тикшерүгә җибәрелде.

Акциядә катнашучылар сырхауханәнең холлында көн саен күрсәтелгән тематик видео-роликлар һәм сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның төп риск факторлары турында чыгышын карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International