Бөтендөнья йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш көнен Аксубай районы үзәк хастаханәсендә «Сәламәт булырга вакыт»акциясе белән билгеләделәр.
Бу процедуралардан башка теләүчеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ничек сакланырга дип киңәшләр һәм сәламәт ашау рецептларын алдылар.
РҮХ коллективы үзенең үрнәге белән сәламәт яшәү рәвеше алар өчен буш сүз генә түгел дип күрсәтәләр. Хезмәткәрләр атнасына ике тапкыр спортзалга баралар һәм тренажерларда шөгыльләнәләр.