Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән чараларның ункөнлеге чикләрендә (1нче апрельдән башлап 10на кадәр) Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары буенча Казан шәһ. МОСК Мәгариф идарәсенең мәгариф бүлеге Казан шәһ. «7нче Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсы (Айдаров ур., 2а) белән бергә 2015 елның 1нче апреленнән башлап 10на кадәр Казан шәһ. Авиатөзелеш районының 5 мәктәпнең 8нче классларда укучылары арасында «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» дигән уен викторинасы башланды.
Җиңүчеләр призлар – «Триумф» спорт комплексына абонементлар белән бүләкләнәчәк.
Викторинаның максаты – яшсмерләрдә үз сәламәтлекләренә бәяле мөнәсәбәтне, спорт белән шөгыльләнүгә һәм хезмәтнең һәм ялның рациональ тәртибенә омтылышны, сәламәт яшәү рәвешенең осталыкларын формалаштыру.