20 апрельдә бөтен Россиядә билгеләнгән Милли Донор көне алдында Мамадышта донор акциясе узды.
Акция максаты – түләүсез донорлык темасына халык игътибарын тартырга, һәм шуның белән донор хәрәкәтенең үсешенә булышырга.
Чара Мамадыш РҮХ ДАССОсы территориясендә ТР ССМ Казан республика кан үзәгенең хезмәткәрләре белән уздырылды. Бу көнне 124 донор мөрәҗәгать итте, 90 кеше донор булды, 34 кешегә мед.отвод бирелде. Мамадыш РҮХнең 13 медхезмәткәре кан бирде. Кан банкы 42 литрдан артык донор каны, 44,5 консервланган кан белән тутырылды.
Бөтен донор акциясендә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга актив катнашу, күрсәтелгән мәрхәмәт һәм гуманизм өчен бик зур рәхмәт белдерәбез!