Республика медицина профилактикасы үзәгендә Медицина гомуми белем оешмаларының студентлары арасында иң яхшы лекция материалына конкурсының икенче йомгаклау туры башланды. Конкурс «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау» темасына багышланган. Йомгаклау турына 19 конкурс эше тәкъдим ителгән. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләребуенча тәкъдим ителгән эшләрдән : «Сәламәт йөрәк синең кулларыңда», «Тоз, стресс һәм шәхес төре – артериаль гипертензия үсешенең риск факторлары», «II тип шикәрле диабет вакытында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау», «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауда физик активлык », «Йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы буларак физик культура белән шөгыльләнү», «Химик матдәләр белән атмосфера һавасының пычрануы белән кузгатылган йорәк һәм кан тамырлары авырулары һәм аларны профилактикалау», «Озын гомерлелеккә юл» темаларына багышланган презентацияләр зур кызыксынуны тудырдылар.
Жюри әгъзалары конкурс йомгакларын ясыйлар.