2015 елның 22–23 апрелендә Казан шәһ. «Гранд Отель Казань» кунакханәсендә холтер мониторлауның һәм инвазив булмаган электрофизиологиянең Россия җәмгыятенең 16нчы Конгрессы, «Клиник электрокардиология» дигән 8нче Бөтенроссия конгрессы һәм Россия ФМБАның балалар кардиологларының I Бөтенроссия конференциясе узачак.
Конгресста Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка регионнарының, шулай ук Белоруссиянең, Украинаның, Казахстанның һәм Сербиянең 400 артык белгечләре (кардиологлары, педиатрлары, функциональ диагностика белгечләре) катнаша дип көтелә.
Чараның төп оештыручылары: Холтер мониторлауның һәм инвазив булмаган электрофизиологиянең Россия җәмгыяте, Россия Кардиология җәмгыяте (РКҖ), Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Федераль Медик-Биологик Агентлыгы (Россия ФМБА).