Казанда III Халыкара «Сәламәтлек саклауда сыйфат һәм рисклар белән идарә итү» дигән конференция тәмамланды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Хосусый һәм дәүләт клиникаларының белгечләре өчен сыйфат белән идарә итү буенча Россиядә һәм БДБдә иң эре конференция – III Халыкара «Сәламәтлек саклауда сыйфат һәм рисклар белән идарә итү» дигән конференция Казанда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә тәмамланды. Конференциянең эшендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ЮИМнең Сәламәтлек саклауның идарә итү һәм икътисад кафедрасының өлкән укытучысы, РФ ФҖ ФС сәламәтлек саклау буенча эксперт советы әгъзасы Михаил Югай, акад. И.П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының профессоры Владимир Эмануэль, ISO 9001 һәм 14001 әйдәүче аудиторы, «Бонекс Инжиниринг» (Белград, Сербия)  төрле дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау оешмалары белән идарә итүне оптимизацияләүгә юнәлгән проектлар буенча директор Радомир Бошкович катнаштылар.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бөтен медицина оешмаларының эшенә сыйфат менеджментының хәзерге заман принципларын актив кертү конференцияне ел саен реальләштерергә нигез булды.

Халыкара конференция, сәламәтлек саклауны тагын да яхшыртырга теләгән медицина белгечләре өчен сыйфат менеджменты һәм рисклар белән идарә итү системасын кертү мәсьәләләрендә иң яхшы тәҗрибәне берләштереп, Казанда 2012 елдан башлап уза.

Конференция максаты – сәламәтлек саклау системасының һәм пациентның мәнфәгатьләрен гармонизацияләү, шулай ук медицинада сыйфат менеджменты системасының принципларын уңышлы кертүгә ярдәм итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International