Казанда инде гадәткә кергән, ел саен була торган «Офтальмологиядә яңа технологияләр» дигән фәнни-гамәли конференция тәмамланды. Конференциянең оештыручылары – «ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССОсы («ТР ССМ РКОХ» ДАССО) һәм ТР Офтальмологлар җәмгыяте.
Конференция максаты – Татарстан Республикасы офтальмолог- табибларның һөнәри дәрәҗәсен арттыру, тәҗрибә һәм күнекмәләр белән алмашу, күз авыруларын диагностикалау һәм дәвалау процессларына яңа технологияләрне кертү.
Конференциянең беренче көне эш йомгакларын ясауга һәм Татарстан Республикасының офтальмология хезмәтенең үсеш перспективаларына, шулай ук офтальмологиянең иң актуаль мәсьәләләренә, югары технологияле операцияләргә, күз авырулырын дәвалауның иң яңа методикаларына багышланды.
Конференциянең икенче көне хирургиягә багышланды. ТЕРЕ ХИРУРГИЯ дип аталган күрсәтмә операцияләр уздырылды; иң яхшы Татарстан һәм Россия хирурглары күрү органының бик катлаулы патологияләре вакытында үз осталыкларын күрсәттеләр.
Конференция хәзерге заман офтальмологик җиһаз, дарулар, күзлек һәм контакт линзалар күргәзмәсе белщн тулыландырылды.
Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Новосибирск, Петропавловск-Камчатск, Дондагы Ростов, Чиләбе, Уфа, Симферополь (Кырым), Чабаксар, Ижевск, Ульяновск, Йошкар-Ола һәм Россиянең башка шәһәрләреннән офтальмологлар булып киттеләр.