Республика клиник онкология диспансерында «Стомалы пациентлар артыннан карауның актуаль мәсьәләләре һәм аларны реабилитацияләү» дигән өйрәтү семинары узды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Республика клиник онкология диспансерында «Стомалы пациентлар артыннан карауның актуаль мәсьәләләре һәм аларны реабилитацияләү» дигән өйрәтү семинары узды. Сәламләү сүзе белән ТР ССМ РКОД баш табибы, профессор Рөстәм Хасанов семинарны ачты.

ФГУ «Росмедтехнологияләренең Колопроктологиянең дәүләт фәнни үзәге» ФДУның стомалы авыруларны реабилитацияләү үзәгенең мөдире Ирина Калашникова ТР үзәк район хастаханәләренең, ТР шәһәр клиник хастаханәләренең, республиканың әйдәүче медоешмаларының шәфкать туташларына Россия Федерациясендә стомалыпациентларга ярдәм хезмәтен оештыру турында, стомаларның төрләре һәм классификациясе турында, эчәк стомалы авыручыларга реабилитацияләүнең техник чараларын шәхси сайлау алгоритмы турында, стомалы пациентларны карап бару үзенчәлекләре турында, эчәк стомаларының өзлегүләрен диагностикалау һәм дәвалау турында сөйләде.

Семинар чикләрендә «Иртә операциядән соң вакытта стома артыннан карауга пациентны өйрәтү», «Эчәк стомаларының өзлегүләрен диагностикалау һәм дәвалау», «Икенчел пациентны кабул итү» дигән темаларга мастер-класслар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International