Бүген Йорәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елына багышланган чаралар чикләрендә Югары Ослан эчке эшләр бүлегенең хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу уздырылды.
Һәр хезмәткәргә артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү уздырылды; гомуми практика табибы Лилия Хөснуллина артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү һәм регуляр, тәңгәл дару корректировкасы кирәклеге турында шәхси һәм төркем консультацияләр үткәрде. Ахырда Лилия Исмәгыйль кызы лекция белән чыгыш ясады һәм артериаль кан басымының көндәлекләрен бирде. Акциядә 75 кеше катнашты.