23 апрельдә Казан шәһ. 2015 елда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына хәзерләнү чикләрендә Россиянең Федераль медик-биологик агентлыгы белгечләренең төркеме 7нче Шәһәр клиник хастаханәсен тикшерделәр. Сәфәрдә делегацияне ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары И.Р. Фатыйхов озатып барды. Ашыгыч медицина үзәгенә килгәч, кунаклар кабул итү-диагностика бүлеген карап чыктылар. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы М.Н. Садыковкабул итүбүлегенә урнашканпациентларның хәрәкәт логистикасы турында, шулай ук ашыгыч һәм кичектергесез дәвалауның катлаулы алымнарын уздыру өчен булган диагностик мөмкинләр турында сөйләде. Вертолет мәйданчыгыннан кунаклар хастаханәдән Елга артында (Заречьедә) урнашкан спорт объектларына хәтле араны бәяли алдылар. Сәяхәт чикләрендә кунакларга телемедицинаның мөмкинлекләрен, шулай ук төрле белгечлекле табибларның осталыкларын эшкәртү өчен билгеләнгән симуляция залын күрсәттеләр.
ФМБА белгечләре шулай ук операция блогының һәм анестезиология һәм реанимация блогының эшен бәяделәр.
Сәяхәттән соң эш кинәшмә форматында дәвам итте. Анда ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары И.Р. Фатыйхов, ТР ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы М.Р. Гатауллин һәм башкалар кунаклар игътибарына кыска докладлар тәкъдим иттеләр. Киңәшмәнең эшендә шулай ук Татарстан Республикасы буенча кулланучының хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәт идарәсенең җитәкчесе М.А. Патяшина катнашты.