24 апрельдә Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең эше белән РФ ССМ Ашыгыч медицина ярдәмен һәм эксперт эшчәнлеген оештыру департаменты директоры О.И. Гусева танышты. Казанда уздыралачак булган булачак спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатына бәйле Оксана Игорь кызын иң элек оешмада ашыгыч медицина ярдәмен оештыру кызыксындырды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов һәм 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы М.Н. Садыйков озатуында кунак кабул итү-диагностика бүлегенең, рентгенохирургик алымнар диагностикасы бүлегенең эшләре белән танышты, аңа ашыгыч медицина ярдәме буенча кергән пациентлар хәрәкәтенең логистикасын аңлаттылар. Моннан тыш О.И. Гусева операция бүлегенең, 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлегенең эшләре белән танышты.
Ахырда аңа мөселман һәм православие гыйбадәт бүлмәләрен, шулай ук дәвалау оешмасы турында презентацион фильмны күрсәттеләр. Оксана Игорь кызы 7нче Шәһәр клиник хастаханәсен модернизацияләү чикләрендә эшләгән эшне һәм аның җирлегендә Ашыгыч медицина үзәген төзүне уңай дип бәяләде.