Мәскәүдә йөзү буенча Россия чемпионаты уза

2015 елның 24 апреле, җомга

19 апрельдән башлап 24нә кадәр Мәскәүдә йөзү буенчаРоссия чемпионаты, анда ТРнан 27 спортчы катнаша. Ярышлар Татарстан җыелмасы өчен уңышлы уздылар: Яна Мартынова һәм Александр Красных алтын медальләр яулап алдылар һәм дөнья чемпионатында катнашу өчен сайлап алу нормативларын үтәделәр. Эрнест Мәкъсумов бронзаны яулап алды һәм Бакуда беренче Европа уеннарында катнашу өчен юллама алды. Чемпионатта татарстан йөзүчеләренә медицина озатуын «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы спорт медицинасы бүлегенең табибы В.В. Зверева күрсәтә.

Йөзүчеләребезгә ярышларда уңышлар һәм яңа медальләр телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International