Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә шәфкать туташларын тәбрикләделәр

2015 елның 15 мае, җомга

Ел саен 12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләнә. Бу көнгә багышланган бәйрәм чарасы Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә 14 майда булды.

Чарага оешманың шәфкать туташлары һәм ветераннары чакырылды. Булган кешеләр адресына сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән клиниканың баш табибы М.Н. Садыков һәм Совет армиясенең кораллы көчләр ветераны,ТР атказанган табибы Т.А. Емелина мөрәҗәгать иттеләр.

Тантаналы чара чикләрендә дипломнар һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләүләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International