Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Эбола бизгәген дәвалау буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2015 елның 15 мае, җомга
Бүген профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә «Эбола бизгәген дәвалау буенча бүлекнең структурасы һәм эшләве. 2015 елның эпидемия вакытында эш тәҗрибәсе» дигән АКШның Вермонт штаты университетының профессоры Маджид Садиг лекциясе булды. Лекцияне зур кызыксыну белән клиника хезмәткәрләре, КДМУ һәм КДМА кафедраларының укытучылары һәм студентлары тыңладылар. Татарстан белгечләренең сүзләре буенча, шундый очрашуларны уткәрү кирәкле һәм тәҗрибә белән алмашу өчен бик файдалы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International