СПИД үзәге ВИЧ-йогышына түләүсез, аноним тестлауны уздыру белән Ачык ишекләр көнен оештырды

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген  «ТР ССМ СПИД һәм ЙА РПКҮ» ДАССОда ( түбәндә СПИД үзәге) Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көненә багышланган пресс-конференция булды. Анда СПИД үзәгенең баш табибы Н.И.Галиуллин һәм иҗтимагый коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре: «Вера» дигән наркотикларга бәйлеләрнең туганнарының Казан иҗтимагый оешмасы башкарма директоры А.Я.Зарипов, «Профилактика һәм инициатива» җитәкчесе Л.Н.Халабуда, «Тимур Исламов фондының» директоры Л.Д.Гуренкова – катнаштылар.

Килгән кешеләргә истәлек датасының барлыкка килү тарихы һәм планлаштырылган чаралар турында мәгълүматлар, шулай ук Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик хәл тәкъдим ителде. Пресс-конференциянең катнашучылары кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.

15 һәм 16 майда СПИД үзәге ВИЧ-йогышына түләүсез, аноним тестлауны уздыру белән Ачык ишекләр көнен оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International