19 майда Казанда «Социаль мәгънәле йогышлы авырулар һәм халыкара масштапта гадәттән тыш куркынычлы булган йогышлар» дигән Республика конференциясе булачак

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

19 майда «Социаль мәгънәле йогышлы авырулар һәм халыкара масштапта гадәттән тыш куркынычлы булган йогышлар» дигән Республика дисциплинаара фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Уздыру урыны: Казан, Муштари ур., 11, ТР ССМ «Казан дәүләт медицина академиясе» ЮҺББ ДАССОсы. Конференциянең эше 10.00 башлана.
 

Конференция чикләрендә йогышлы патология белән пациентларга медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре, йогышлы авырулар, фтизиатрия хезмәтләренең, ВИЧ-йогышлы авыручыларга ярдәм күрсәтү хезмәтенең, пенитенциар системасының һәм күппрофильле стационарларның үзара йогынты этаплары карап тикшерәләчәк. Махсуслаштырылган дәвалау оешмаларының: проф. А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең, СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәш буенча Республика үзәгенең, Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның баш табиблары докладлар белән чыгыш ясаячаклар.

Конференция эшендә йогышлы авырулар табиблары, эпидемиологлар, фтизиатрлар, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасарлары, югары уку йортларының профильле кафедраларының фәнни хезмәткәрләре, интерннар, ординаторлар, аспирантлар, шулай ук бөтен кызыксынган шәхесләр катнашачаклар.

Конференциядә катнашучыларга исемле сертификат биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International