Бүген иртә белән «Волга» М-7 ФАЮның 900 км ЮТҺ булды. «Газель» микроавтобусы (Сарапулдан Мәскәүгә барганда) кюветка түнтәрелү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынына Балык Бистәсе РҮХнең АМЯ табиб бригадасы чыкты. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылдылар. Зыян күргәннәрнең өчесе госпитализациядән баш тарттылар, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелде, кәнәгатьләнерлек хәлдә алар амбулатор дәвалануга җибәрелделәр.