22 майда Яр Чаллы шәһ. ел саен була торган халыкара катнашу белән «Кама таңнары. Торакоабдоминаль локализацияле яман шешләрне диагностикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән фәнни конференция булачак

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Бу елда конференция Татарстан Республикасы онкология хезмәтен оештыручыларның берсе, онкохирургия патриархы, профессор М.З. Сигалның туган көненең 95-еллыгына багышланачак.

Конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, ИФО баш онкологы, «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы, профессор Р.Ш.Хасанов катнашачак.   Конференциядә Мәскәүдән, Казаннан, Түбәнге Новгородтан, Пензадан, Истанбулдан һ. б. профессорларның һәм әйдәүче белгечләрнең докладлары янгыраячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International