21 майда Казанда ел саен була торган халыкара катнашу белән «Авыртуны дәвалау: уңышлар һәм мәсьәләләр» дигән XXI Россия фәнни-гамәли конференциясе ачыла

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

2015 елда Россиянең Фәнни оешмаларының федераль агентлыгы һәм авыртуны тикшерү буенча Россия җәмгыяте чираттагы ел саен була торган халыкара катнашу белән «Авыртуны дәвалау: уңышлар һәм мәсьәләләр» дигән XXI Россия фәнни-гамәли конференциясен планлаштырдылар. Ул Казан шәһәрендә 2015 елның 21 маеннан башлап 23нә кадәр, Казан шәһ, Н. Ершов ур., 1 адресы буенча «Корстон-Казан» КСККда узачак.

 Конференция эшендә Россия Федерациясе һәм БДБ илләренең бөтен регоннарыннан 400 табибның  катнашуы ниятләнә: неврологлар, анестезиологлар, хирурглар, терапевтлар, ревматологлар, педиатрлар, психиатрлар, онкологлар, гинекологлар, клиника фармакологлары, гомуми практика табиблары, сәламәтлек саклауны оештыручылар, шулай ук һөнәри эшчәнлекләре авырту синдромнарын тикшерү, диагностикалау һәм дәвалау белән бәйле башка белгечләр.

Конференция программасына авырту синдромнарының һәм хроник авырту үсеше механизмнарының фундаменталь аспектлары турында фикер алышыну, шул санда аркада авырту һәм скелет-мускул авырту синдромнары турында, шулай ук хроник авыру белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләү, профилактика турында докладларны кертергә ният ителә. Конференциядә Россия Федерациясендә авыртуга каршы медицина ярдәмен оештыруның киләчәктәге камилләштерү юлларын карап тикшерәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International