Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (БСГБ) – вак кан тамырларының, бөерләрнең, үпкәләрнең һәм кешенең башка органнарының зарарлануы белән каты йогышлы авыру. Авыру вирусын таратучылар – кимерүчеләрнең зур санына бәйле киң таралган.
Кешене йоктыру төрле юллар белән барлыкка килә, ләкин ешрак кимерүчеләр белән аралашу, ашамлыкларны ашау яисә кимерүчеләрнең тизәкләре булган тузанны сулау вакытында. Ел буе йогыш белән авырып китәргәа була, ләкин ешрак җәй-көз вакытында йогышланалар, ул бакчага, урманга чыгуларга, табигатьтә ял итүгә яисә печән әзерләүгә бәйле.
Йогышлану мизгеленнән БСГБ авыруының беренче билгеләре барлыкка килүенә кадәр уртача 7–10 көн (иң күбе 40 көнгә кадәр) уза.
Авыру башы гадәттәге көчле респиратор йогышка охшаган: температура күтәрелә, баш авыртуы, мускулларда авырту, гомуми көчсезлек, аппетитны югалту, кайвакыт укшыту һәм косу килеп чыгалар. Соңрак барлап чыккан билгеләргә бил һәм эч авыртулары, кайвакыт тиредә тимгелләр кушыла. Бөерләр функциясе бозыла, сусау, авыз кипкәнлеге, очкылык борчый. Бөернең, аш казанның, борынның һ.б. кан агулары барлыкка киләләр.
Табиблар алдан ук әйтеп куялар: авыруның теләсә кайсы сизелүләре барлыкка килүгә ничек тә булса тизрәк тору урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалауны табиб кына билгели ала, үзеңне үзең дәвалау куркыныч!