5 июльдә ТНВ телеканалының эфирында, 18.00дә, «Сәламәт буласың килсә... Фәридә Габитова белән» дигән телепрограмманың чираттагы чыгарылышын карагыз. БРКХ ДАССОсы ТР буенча «Профилактика һәм кешенең сәламәтлеген саклау үзәге» РИОсы белән бергәләп хәзерләнгән бу чыгарылышта сүз халык арасында ГТОны, массаларга физкультураны тарату буенча иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген популярлаштыру турында барачак. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен махсус бүлектә БРКХ педиатры, бүлек мөдире Лилия Зиатдинова һәм хастаханә клоуны Вжика ничек һәм ни өчен физкультура белән шөгыльләнергә кирәк турында сөйләячәкләр. Проект ТР Хөкүмәтенең НКО грантының акчаларына оештырылган.