Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Хөрмәтләү церемониясе Казан Кремлендә булды.
Бүләкләнгән кешеләр арасында республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенең вәкилләре бар. Аерым алганда «Данлы хезмәт өчен медаль» белән хезмәт ветераны Дамира Садыйк кызы Галеева бүләкләнде, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеменә лаек булдылар: «Спасение» Медицина берләшмәсе» ҖЧҖнең директоры Аида Закирова, «2нче номерлы Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның консультатив сырхауханәсенең дерматовенерология кабинетының табиб-дерматовенерологы Светлана Муратова, «Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулыр хастаханәсе» ДАССОның бүлек мөдире, йогышлы авырулар табибы Зөлфия Хәмидуллина, Казан шәһ. «6нчы номерлы Балалар стоматология сырхауханәсе» ДАССОның дәвалау-профилактика бүлегенең мөдире, табиб-балалар стоматологы Резеда Хәсәнова, «Шәһәр стоматологиясе» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Рәсүл Шакиров.
«Татарстан Республикасы Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеменә лаеклы булдылар: Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарәнең сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча сектор мөдире Әлфия Вәлиева, «Регионара клиник-диагностик үзәк» ДАССОның Республика телемедицина үзәгенең башлыгы Юльян Данский, «Яңа гасыр» автономияле хәйрия коммерцияле булмаган оешмасының директоры, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Лилия Таишева, ТатарстанРеспубликасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Стандартларны һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсенең стандартларны кертү һәм мониторинглау бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Равия Хәйруллина.
«Татарстан Республикасы Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә «Республика медицина китапханә-информацион үзәге» ДАО директорының китаплар бастыру эшчәнлеге буенча урынбасары Александр Братман лаек булды.
«ТР ССМ СПИД һәм йөгышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәш үзәге» ДАССОның баш бухгалтеры Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчы Любовь Кунгурова булды.