Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң КБМҮнең Балалар хастаханәсенең Г блогын ачты
2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Бүген Кама балалар медицина үзәгенә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министр Адель Вафин, шәһәрнең Башкарма комитетының җитәкчесе Наил Магдеев озатуларында ул Балалар хастаханәсенең әле генә ремонтланган Г блогына кереп чыкты. Республиканың финанс булышуы аркасында ремонт эшләрен тәмамларга һәм кирәкле кыйммәтле җиһазны сатып алырга уңышлы булды.