Гадәттәге атналык киңәшмәдә Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның хезмәткәрләренә 2013 елдагы Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы, Сочида XXII Олимпик кышкы уеннарны һәм XI Паралимпик кышкы уеннырны хәзерләүгә һәм уздыруга керткән өлешләре өчен истәлек медальләр тапшырдылар. Барысы клиниканың 15 хезмәткәре бүләкләнде. Аларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән истәлек медальләр, хөрмәт грамоталары һәм чәчәкләр тапшырылды. Бүләкләү церемониясен хастаханәсенең баш табибы М.Н. Садыков уздырды. Ул Универсиада-2013 һәм Олимпиада-2014 вакытында аларның тырыш һәм сыйфатлы эшләре, сәләтләре һәм үз һөнәрләренә күңелдән бирелгәнлекләре өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.