Иртәгә, 9 июльдә 10.00 сәг. «Татар-информ» МАгы Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының (ДЧ) катнашучыларын һәм кунакларын медицина тәэмин итүгә багышланган пресс-конференция уздыра. Журналистларның сорауларына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина җавап бирәләр.