Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция тәртибендә «2015 елның Iнче яртысында ВИЧ-йогышны мониторинглау» дигән республика семинар–киңәшмәсе булды.
Киңәшмәнең эшендә Росздавнадзор Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Росздавнадзор Идарәсенең, «Татарстан Республикасында Идел буе федераль округы буенча Россиянең ФСИН Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФКОның, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министерлыгының һәм республика оешмаларының белгечләре катнаштылар.
Муниципаль оешмаларның селектор киңәшмә залларында баш табибларның медицина бүлеге буенча, эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасарлары, йогышлы авырулар табиблары, фтизиатрлар булдылар.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Осипов С.А. кереш сүзендә ВИЧ-йогышын мониторинглау сыйфатын күтәрү буенча чаралар, халыкны скрининглау, ВИЧка тестлауны узган контингентның исемлеген киңәйтүне уздыру аркасында Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы буенча эпидемик хәл стабиль рәвештә саклана, дип билгеләде. ВИЧ-йогышлы кешеләр арасында үлем санының төп сәбәбе булып туберкулез кала. Моның уңае белән, үлем санын киметү буенча чаралар чикләрендә, агымдагы елда башланган ВИЧ-йогышлы кешеләр арасында туберкулезны профилактикалау буенча эш беренче дәрәҗәле мәгънә ала.
Сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләренә республика территориясендә ВИЧ-йогышны таратуга каршы нәтиҗәле хәрәкәт өчен бөтен чараларны күрергә киңәш бирелде.